Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Югалган инкассаторны эзлиләр: җинаять эше кузгатылган

15 гыйнварда Казанда терминаллардан җыелган акча белән инкассаторның юкка чыгуы хәбәр ителгән иде. Россия Җинаять кодексының 158 нче маддәсе 4 нче бүлек "б" пункты буенча (аеруча зур күләмдә урлашу) җинаять эше кузгатылган. Түләү терминалларына хезмәт күрсәтү буенча Казан фирмасы хезмәткәре 4 миллион 200 мең сум күләмдә акча урлауда шикләнелә. Әлеге...

15 гыйнварда Казанда терминаллардан җыелган акча белән инкассаторның юкка чыгуы хәбәр ителгән иде. Россия Җинаять кодексының 158 нче маддәсе 4 нче бүлек "б" пункты буенча (аеруча зур күләмдә урлашу) җинаять эше кузгатылган.

Түләү терминалларына хезмәт күрсәтү буенча Казан фирмасы хезмәткәре 4 миллион 200 мең сум күләмдә акча урлауда шикләнелә. Әлеге фирма хезмәткәре, 33 яшьлек техник Дмитрий Шариков, беренче фаразлар буенча, Идел буе һәм Совет районындагы 40 терминалдан акча алганнан соң, билгесез юнәлештә юкка чыккан.

Шикле кешенең урынын ачыклау һәм тоткарлау буенча оператив эзләү чаралары үткәрелә. Мәгълүматлы булучылар 291-30-45, 02 яки 052 (аноним) номерларына шалтырата ала.

Фото һәм чыганак: Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев