Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Югары Ослан фермеры кәҗә сөтеннән 11 төр продукция җитештерә

Югары Ослан районының Югары Ослан авылыннан фермер Алексей Архиреев кәҗә сөтеннән 11 төр продукция җитештерә. Аның хуҗалыгында 119 кәҗә бар, шул исәптән 45 савым кәҗәләре. Фермер терлекләреннән көн саен 100 литрга кадәр сөт савып ала. - Хайваннарга печән, арпа, солы, нарат ботаклары ашатам. Шулай ук макро- һәм микроэлементлар белән баетылган...

Югары Ослан районының Югары Ослан авылыннан фермер Алексей Архиреев кәҗә сөтеннән 11 төр продукция җитештерә.


Аның хуҗалыгында 119 кәҗә бар, шул исәптән 45 савым кәҗәләре. Фермер терлекләреннән көн саен 100 литрга кадәр сөт савып ала.

- Хайваннарга печән, арпа, солы, нарат ботаклары ашатам. Шулай ук макро- һәм микроэлементлар белән баетылган витаминлы минераль өстәмәләләр дә бирәм, - дип сөйләгән Алексей Архиреев ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәтенә.

Фермада аерым саву бүлмәсе бар, сөтне савытларга тутыру һәм эшкәртү өчен дә аерым урын да каралган. КФХында кәҗә сөтеннән 11 төр продукция җитештерелә. Алар - өч төрле сыр, ак май, эремчек, әчетелгән сөт, каймак һәм башка продукцияләр.


- Кәҗә сөтен эшкәртү буенча заманча җиһазланган цех төзүне, шәхси хуҗалыклардан кәҗә сөте җыюны планлаштырам. Халыкка күп сөт бирә торган яшь кәҗәләр сату да планда бар, - дигән фермер.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев