Теләче Информ

Югары суд үз әбисенең әнисен үтерүдә гаепләнүчегә хөкем карары чыгара

Татарстанның Югары суды үз әбисенең әнисен үтерүдә гаепләнүче 19 яшьлек Алексей Саксоновка карата хөкем карары чыгаруга кереште. Тикшерү версиясе буенче, ул әбинең башына балта белән суккан. Хатынның гәүдәсен 17 апрель көнне Буа районының Иске Мәртле авылында, туганнары соравы буенча әбинең хәлен белергә кергән күршеләре табып алган. Полиция хезмәткәрләре, үтерүдә шикләнеп,...

Татарстанның Югары суды үз әбисенең әнисен үтерүдә гаепләнүче 19 яшьлек Алексей Саксоновка карата хөкем карары чыгаруга кереште. Тикшерү версиясе буенче, ул әбинең башына балта белән суккан.

Хатынның гәүдәсен 17 апрель көнне Буа районының Иске Мәртле авылында, туганнары соравы буенча әбинең хәлен белергә кергән күршеләре табып алган. Полиция хезмәткәрләре, үтерүдә шикләнеп, әби оныгының 19 яшьлек улын кулга ала. Ул фаҗигага кадәр берничә көн элек Ульяновсктан әбисенә килгән, һәм анда караклык буенча шикләнеп, эзләнүдә булган. Саксонов үз гаебен таныган.



Яшь егет хатынга берничә тапкыр балта белән суккан һәм әбинең 45 мең сум акчасын алып чыгып киткән. Ул башта бурычка акча сорап караган, әмма уңай җавап ишетмәгәч, җинаять кылган.

Татар Информ

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: