Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

ЮХИДИ хезмәткәрләреннән качу һәлакәткә китергән

Әлеге хәл Буада булган. Бәйрәмне иртәрәк - 7 март кичендә үк башлаган машина йөртүче ир-ат ЮХИДИ хезмәткәрләре кармагыннан качып котылырга теләгән. Буа районы ЮХИДИ хезмәткәрләре юлларны күзәтү вакытында "Лада Калина" машинасын туктатырга тели. Әмма машина йөртүче аларның таләбенә буйсынмыйча, югары тизлектә юлын дәвам итә. Инспекторлар машина артыннан куа китә. Ә...

Әлеге хәл Буада булган. Бәйрәмне иртәрәк - 7 март кичендә үк башлаган машина йөртүче ир-ат ЮХИДИ хезмәткәрләре кармагыннан качып котылырга теләгән.

Буа районы ЮХИДИ хезмәткәрләре юлларны күзәтү вакытында "Лада Калина" машинасын туктатырга тели. Әмма машина йөртүче аларның таләбенә буйсынмыйча, югары тизлектә юлын дәвам итә. Инспекторлар машина артыннан куа китә. Ә "Лада Калина"ның тизлеге арта гына бара.

Кызганыч, әлеге узышның азагы күңелсез төгәлләнгән - Буа шикәр заводы тирәсендә качкын машина йөртүче идарәне югалта һәм автомобиль юл читенә очып төшә. Тикшерү күрсәткәнчә, машина йөртүче аек булмаган. Бәхетенә, һәлакәт вакытында сәламәтлегенә зыян килмәгән.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев