Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Юл-патруль хезмәте инспекторын кыйнаган өчен машина йөртүче җавап тотачак

Лаеш район суды хакимият вәкиленә карата көч кулланган 31 яшьлек исерек машина йөртүчене гаепләү буенча эшне караячак, дип яза җирле басма. Булган хәлгә прокурор урынбасары Динар Гобәйдуллин аңлатма бирә: -Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен гр. З.ны юл-патруль хезмәткәрләре туктата. Полицейскийлар аны "Казан-Оренбург" юлының Лаеш районы 20нче километрында юл читендә туктаган...

Лаеш район суды хакимият вәкиленә карата көч кулланган 31 яшьлек исерек машина йөртүчене гаепләү буенча эшне караячак, дип яза җирле басма.

Булган хәлгә прокурор урынбасары Динар Гобәйдуллин аңлатма бирә:

-Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен гр. З.ны юл-патруль хезмәткәрләре туктата. Полицейскийлар аны "Казан-Оренбург" юлының Лаеш районы 20нче километрында юл читендә туктаган патруль автомобильгә чакыралар. Машина салонында гаепләнүче ике тапкыр инспекторның битенә суга. Үзен белештермәгән йөртүчене машинадан алып чыгалар, әмма моннан соң да кагыйдә бозучы тынычланмый һәм үзен акларга маташа: полицейскийның форма киеме погонына ябыша.

Лаеш район прокуратурасы гр. З.га карата гаепләү нәтиҗәсен раслады. Видеоязма булуга да карамастан, гаепләнүче үз гаебен танымады. Җинаять эше карау өчен Лаеш район судына җибәрелде.

Татар Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев