Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Законсыз спиртлы эчемлекләргә - районда урын юк!

6 август көнне район Советының актлар залында легаль булмаган алкоголь продукциясе белән көрәшү һәм Татарстан җитештерүчеләренең продукциясен сәүдә челтәрләренә үткәрүгә багышланган киңәшмә узды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Илдар Миңнегулов җитәкчелегендә үткән киңәшмәдә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча бүлеге җитәкчесе Булат Кадыров, сату челтәрләре вәкилләре катнашты. Законсыз спиртлы продукция -...

6 август көнне район Советының актлар залында легаль булмаган алкоголь продукциясе белән көрәшү һәм Татарстан җитештерүчеләренең продукциясен сәүдә челтәрләренә үткәрүгә багышланган киңәшмә узды.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Илдар Миңнегулов җитәкчелегендә үткән киңәшмәдә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча бүлеге җитәкчесе Булат Кадыров, сату челтәрләре вәкилләре катнашты.
Законсыз спиртлы продукция - бизнеска гына түгел, кеше сәламәтлеге өчен дә куркыныч булырга мөмкин. Ә халык арасында иң популяр алкоголь продукты булып - Казахстан Республикасы җитештергән биш литрлы канистраларда сатылучы шикле аракы, составына спирт кергән косметик чаралар санала. Законсыз алкоголь продукциясенең әйләнешен контрольдә тоту максатыннан 2014 елның март аенда Теләче районында, Теләче башкарма комитеты хезмәткәрләре, Эчке эшләр Министрлыгы һәм ТР дәүләт алкоголь инспекциясе вәкилләре катнашында, махсус мобиль группа төзелгән иде.
Әлеге юнәлештәге эш тагын да нәтиҗәлерәк булсын өчен аңа халыкның да кушылуы кирәк. Законсыз спиртлы эчемлекләр белән сату очракларын белсәгез, Теләче муниципаль районының башкарма комитетына 8(84360) 21-9-43 яки Россия Эчке эшләр министрлыгының Теләче районы бүлегенә - 8(84360) 20-0-02 һәм Дәүләт алкоголь инспекциясенә 8(84360) 21-2-55 телефон номерлары аша мөрәҗәгать итә ала. Шулай ук бүгенге көндә электрон түләүләрне башкара торган Дәүләт порталында "Халык контроле" проекты эшләп килә, биредә "Сату кагыйдәләрен бозу" категориясенә кереп спиртлы эчемлекләр белән законсыз сату очраклары турында хәбәр итәргә була.
Лилия Шәйхиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев