Ел саен ноябрьнең өченче пәнҗешәмбесендә дөньяның күпчелек илләрендә Тәмәкедән баш тарту көнен билгеләп узалар (No Smoking Day). Ул Америка онкологик җәмгыяте тарафыннан 1977 елда оештырыла.
Республикабызда да бу көн уңаеннан төрле акцияләр уза. "Үпкәләреңне тикшер" акциясендә катнашучылар Smoke Chek газоанализаторы ярдәмендә сулап чыгарган һавада угар газы дәрәҗәсен бәяли алачак. "Тәмәке тарту күпмегә төшә" дип исемләнгән акция кысаларында махсус калькулятор ярдәмендә тәмәке сатып алуга айлык һәм еллык чыгымнарны исәпләргә ярдәм итәчәкләр. "Үз тавышыңны бир" дигән башлангыч тәмәкедән баш тартуга үгетләүче постерлар өчен тавыш бирүне үз эченә ала. "Тәмәкедән баш тартуның 5 плюсы" чарасында интерактив гамәлләр ярдәмендә тәмәкесез тормышның өстенлекләрен күрсәтәчәкләр. "Сорау-җавап" акиясе кысаларында начар гадәттән баш тарту буенча белгечләр киңәшләрен бирәчәк.
Әлеге акцияләр 19 ноябрь көнне 10.00дән алып 12.00гә кадәр 41нче һөнәри көллияттә (Энгельс урамы, 12), 23 ноябрьдә 11.00дән 12.00гә кадәр Казан кооператив техникумы Даурия ур, 32, 24 ноябрь көнне 14.00дән 15.00гә кадәр КНИТУ(КХТИ) К.Маркс ур.68 адресы буенча узачак.
Татарстан наркодиспансерының баш табиб урынбасары Степан Криницкий китергән мәгълүматлар буенча, тәмәке тарту аркасында Россиядә ел саен 400 мең кешенең гомере өзелә. Тәмәке тартучыларда үпкә рагыннан үлем очраклары тәмәке тартмаучыларныкына караганда 20 тапкырга күбрәк. Тәмәкечеләр стенокардия белән - 13, ә ашказаны язвасы белән 10 мәртәбә күбрәк авырый. Тәмәке радиациясенең башка агулы матдәләр белән катнашмасы организмда рак китереп чыгара.
Күптән түгел Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы Европа халкының сәламәтлеге белән бәйле мәгълүматлар бастырды. Европадагы башка илләр белән чагыштырганда Россия иң күп тартучылар исемлегендә беренче булып тора. Уртача 100 мең кешегә күпме тартучы туры килүен исәпләгәннән соң, безнең ил өчен шундый күңелсез нәтиҗә ясалган.
Шул ук вакытта Беларус, Казахстан, Россия һәм Украина әлеге яман гадәт белән көрәштә зур уңышларга иреште дип тә билгеләнгән. Әмма шулай дип кенә тынычланырга иртәрәк әле. "Татарстанстат" китергән саннар буенча, республикабызда 2012 елда 6 миллион 422 мең сумлык тәмәке сатылган. 2014 елда бу күрсәткеч 11 миллион 330 мең сумга җиткән. Быел ярты елда исә республикада 5 миллион 628 мең сумлык тәмәке сатып алганнар. Димәк, быел да былтыргы күрсәткечләр сакланачак дигән фаразлар ясарга җирлек бар.
Әмма тәмәке сату ике мәртәбә арткан икән дигән фикер дөреслеккә килеп бетми. Соңгы елларда тәмәке тарту белән алып барылган көрәш административ чараларга өстенлек биреп үткәрелә. Бу иң үтемле чараларның берсе булып тора. Бәяләр һәм салым сәясәте шул рәвешле оештырыла ки, тәмәке тарту шактый чыгымлы гадәткә әверелә башлады. Соңгы өч елда гына да тәмәке бәясе ике тапкырга артты. "Алга таба исә начар гадәт өчен Европа Берлегендәге бәяләрне түләргә туры киләчәк", - ди Степан Криницкий.
Тәмәке тартучыларга штрафлар ярдәмендә генә йогынты ясарга тырышалар. Рөхсәт ителмәгән урыннарда тәмәке тартучы гражданнарга 500 сумга кадәр штраф салына. Мәсәлән, балалар уен мәйданчыгында тәмәке пыскытып утырсаң штраф - 2 мең сум. Тәмәке сатуга кагылышлы таләпләрне бозган шәхси предприятиегә 10-20 мең сум, юридик затка 30-60 мең сум штраф салына. Никотинлы кальян тарту тәмәке тарту булып исәпләнә, андыйларга да 15нче федераль законда билгеләнелгән административ чаралар күрелә, ягъни 500 сумга кадәр штраф салына. Кафеларда никотинлы кальян тәкъдим ителсә, юридик затларга тагын да саллырак штрафлар яный.
Россиядә 44 миллион кеше тәмәке тарта. Сораштырулардан күренгәнчә, Татарстанда бу начар гадәт ир-атларның 57 процентына һәм хатын-кызларның 23 процентына хас.
Зарарлы гына түгел, кыйммәтле дә гадәт
Эчкечелек, наркомания кебек үк, тәмәке тарту да гасыр чире дип санала. Россияне дә бу бәла читләтеп үтми. Әмма әлеге начар гадәткә илебездә шактый тыныч караш яшәп килде. Соңгы елларда гына тәмәке тарту белән көрәш актив сыйфат алды - ниһаять, бу юнәлештәге эш дәүләт югарылыгында башланды. Җәмәгать урыннарында тәмәке пыскытуга бәйле...
Эчкечелек, наркомания кебек үк, тәмәке тарту да гасыр чире дип санала. Россияне дә бу бәла читләтеп үтми. Әмма әлеге начар гадәткә илебездә шактый тыныч караш яшәп килде. Соңгы елларда гына тәмәке тарту белән көрәш актив сыйфат алды - ниһаять, бу юнәлештәге эш дәүләт югарылыгында башланды. Җәмәгать урыннарында тәмәке пыскытуга бәйле чикләүләр хәзер инде тулы күләмдә кертелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев