Теләче Информ

Җавапсыз мәхәббәт аркасында машинасына ут төрткән

Дошманнарым юк дип тәкърарлаган 36 яшьлек юрист ханымның машинасына ут төртүче кешене «кайнар эздән» тоткарлаганнар. Ул Чаллыда яшәүче 44 яшьлек ир булып чыккан. Элегрәк юрист аңа кияүгә чыгудан баш тарткан булган. Машинага ут төртүнең сәбәбе әнә шул - җавапсыз мәхәббәт булып чыкты. Әлеге ир 31 яшьлек иптәше белән юрист ханымнан...

Дошманнарым юк дип тәкърарлаган 36 яшьлек юрист ханымның машинасына ут төртүче кешене «кайнар эздән» тоткарлаганнар.

Ул Чаллыда яшәүче 44 яшьлек ир булып чыккан. Элегрәк юрист аңа кияүгә чыгудан баш тарткан булган. Машинага ут төртүнең сәбәбе әнә шул - җавапсыз мәхәббәт булып чыкты. Әлеге ир 31 яшьлек иптәше белән юрист ханымнан шулай үч ала.

Хәзерге вакытта ир-атлар кылган гамәлләрен таныганнар һәм үкенәләр. Алар юристка килгән зыянны - 180 мең сумны түләргә тиеш булып чыгалар.

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган. «Белә торып милеккә зыян китерү яки аны юк итү» маддәсе буенча биш елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.

Реклама

Әлмәт таңнары

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: