Реклама
Алар Үзәк Африкада шәхси хәрби компанияләр турында “Вагнер” фильмын төшергән.
Үзәк Африка республикасында өч россияле - журналист Орхан Җамал, режиссер Александр Расторгуев һәм оператор Кирилл Радченко үтерелгән. Бу хакта “Дождь” “Тикшеренүләр идарәсе үзәге” чыганагына сылтама белән хәбәр итә. Арада Орхан Җамал булуын “Би-би-си” рус хезмәте дә җиткерә.
Чыганак сүзләренчә, һәлак булучылар Үзәк Африка республикасында шәхси хәрби компанияләр турында “Вагнер” фильмын төшергән.
Әңгәмәдәшләрнең берсе сүзләренә караганда, төшерү төркеме үлемен Үзәк Африка республикасында БМО да, шулай ук җирле дәүләт хезмәткәрләре дә раслаган. Россиялеләр блокпостта туктатылган булган, дип раслый чыганак.
Полициянең беренчел мәгълүматлар буенча, үтереш талау максатыннан булган дип әйтелгән.
Фото: архив
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз