Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

"Зиратка килгәч тә, синең юклыгыңа ышана алмыйм". "Булгария" һәлакәтенә 7 ел

10 июль Иделдә "Булгария" теплоходының батуына җиде ел тулды. 122 кешенең гомерен алып киткән фаҗиганең ачылыгы әле дә шул килеш, сабыйларын, туганнарын югалтканнар әле дә бу кайгыга ышанып бетә алмый.

Бүген Кама Тамагы районының Сөйки авылында Идел яры буенда төзелгән мемориаль комплекста һәлак булганнарның туганнары, дуслары һәм Россия тарихындаы суда булган иң зур фаҗигаларнең берсенең нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан кешеләр җыелды. Алар арасында батучыларны коткарырга ярдәм иткән "Арабелла" теплоходының капитаны Роман Лизалин да бар иде, дип хәбәр итә Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы. Аның экипажы 79 кешегә икенче гомер бүләк итә. Әмма 122 кеше, шул исәптән 28 бала мәңгелеккә китеп бара. 
 
Мемориал һәлакәт урыныннан берничә километр ераклыкта казаның беренче еллыгында ачылган иде. Ул 122 үлгән пассажир һәм экипаж әгъзаларының исемнәре язылган стенадан, шулай ук часовня чиркәвеннән һәм мәчеттән тора. Мемориалны бүген чәчәкләргә күмделәр. 

Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев