Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Зәй фаҗигасе буенча Республика клиник хастаханәсенең баш травматологы Сергей Кривошапко аңлатма бирде

Зәй районында төнлә булган фаҗига буенча Республика клиник хастаханәсенең баш травматологы Сергей Кривошапко аңлатма бирде: - Республиканың медицина һәлакәтләре үзәге мәгълүматлары буенча, фаҗигадә 28 кеше зыян кургән, 13е вафат. Алар арасында ике бала да бар. 15е дәвалану учреждениеләренә китерелгән. Аларның 12сенә медицина ярдәме күрсәтелгән, өчесе белән психилоглар бригадасы эшли. Зыян...

Зәй районында төнлә булган фаҗига буенча Республика клиник хастаханәсенең баш травматологы Сергей Кривошапко аңлатма бирде:
- Республиканың медицина һәлакәтләре үзәге мәгълүматлары буенча, фаҗигадә 28 кеше зыян кургән, 13е вафат. Алар арасында ике бала да бар. 15е дәвалану учреждениеләренә китерелгән. Аларның 12сенә медицина ярдәме күрсәтелгән, өчесе белән психилоглар бригадасы эшли. Зыян күрүчеләрнең өчесе республика клиник хастаханәсендә реанимация бүлегендә ята. Аңнарына килсәләр дә, хәлләре авыр. Алар термик тән җәрәхәтләре алганнар, ягъни төрле дәрәҗәдә тәннәре пешкән. Гомерләренә куркыныч янамый, шул ук вакытта, алдан берни фаразлап булмый. Хәлләре сәгать эчендә үзгәрергә мөмкин. Алар янына туганнарын кертәләр. Бу шаhитлар белән психологлар, тикшерүчеләр эшли.
Республика клиник хастаханәсенә китерелгән зыян күрүчеләр арасында автобус йөртүче дә бар. Аны хокук саклау хезмәткәрләре саклый. Әлегә фаҗига сәбәпләре ачыкланмаган. Тикшерү дәвам итә.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев