Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Зәй районында бер йорт түбәсе ишелгән

Зәй районындагы Кармалка торак пунктында урнашкан шәхси йортта түбә җимерелә, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә. Фаҗига турындагы мәгълүмат Зәй районындагы 112 бердәм ашыгыч ярдәм чакыру номерына бүген 8.44 сәгатьтә килеп ирешә. Вакыйга урынына Зәй янгын сүндерү-коткару гарнизоны хезмәткәрләре килеп җитә....

Зәй районындагы Кармалка торак пунктында урнашкан шәхси йортта түбә җимерелә, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

Фаҗига турындагы мәгълүмат Зәй районындагы 112 бердәм ашыгыч ярдәм чакыру номерына бүген 8.44 сәгатьтә килеп ирешә. Вакыйга урынына Зәй янгын сүндерү-коткару гарнизоны хезмәткәрләре килеп җитә. Ачыкланганча, Кармалка авылында 1940 елларында салынган шәхси йорт түбәсе ишелгән була. Өстәвенә, 2013 елның февралендә анда янгын да чыккан була. Бина шуннан бирле төзекләндерелмәгән. Йортта 62 яшьлек хуҗа кеше үзе генә яши торган була. Аның улы һәм оныгы өйдән ярты ел элек, җимерелүдән куркып, күченә.

Йорт хуҗасы сүзләренчә, түбә ярты ел элек җимерелә башлый һәм бүген тулысы белән килеп төшә. Күршеләр әлеге ир начар тормыш рәвеше алып барганлыгы хакында бәян итте: өендә хәмер эчү өчен еш кына кеше җыйган. Шәһәр хакимияте аңа тулай торакта бүлмә бирәчәк.

Татар Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев