Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Зәй янындагы һәлакәт: автобус йөртүчесе сак астында калдырылган

Татарстан Югары суды Александр Ижмуковны яклаучы якның апелляция дәгъвасын канәгатьләндермәгән. Анда "Неоплан" автобусы йөртүчесен азат итү соралган булган. Зәй районында 2 июльдә булган әлеге юл-транспорт һәлакәте 14 кешенең гомерен өзде. Искәртеп үтик, Александр Ижмуков һәлакәттән соң дәвалану курсын үткәч, һәлакәт вакытында рульдә Ижмуков булган дип, тикшерү аны сак астына алу...

Татарстан Югары суды Александр Ижмуковны яклаучы якның апелляция дәгъвасын канәгатьләндермәгән. Анда "Неоплан" автобусы йөртүчесен азат итү соралган булган. Зәй районында 2 июльдә булган әлеге юл-транспорт һәлакәте 14 кешенең гомерен өзде.

Искәртеп үтик, Александр Ижмуков һәлакәттән соң дәвалану курсын үткәч, һәлакәт вакытында рульдә Ижмуков булган дип, тикшерү аны сак астына алу турында мөрәҗәгать иткән иде. Казанның Идел буе районы суды дәгъваны канәгатьләндереп, Ижмуковны 2 сентябрьгә кадәр сак астына алды.

35 еллык хезмәт стажы булган автобус йөртүченең гаиләсе әлеге карарга каршы чыккан. Аерым алганда, Ижмуковның улы әтисен әлеге һәлакәттә бердәнбер гаепле кеше итеп калдырачаклар, дип белдергән.

Татар Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев