Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Зөядәге Успение монастыре диварында ЮНЕСКО символикасы барлыкка килде

ЮНЕСКО тарафыннан сакланучы Бөтендөнья мирас объектлары исемлегенә керүне күрсәткән символика бүген Зөя утрау-шәһәрчегендә урнашкан Успение ирләр монастыре диварында да пәйда булды. Тантаналы чарада ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокова, Россия мәдәният министры Владимир Мединский, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, "Яңарыш" республика фонды рәисе Минтимер Шәймиев, Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан да катнашты. "Берничә...

ЮНЕСКО тарафыннан сакланучы Бөтендөнья мирас объектлары исемлегенә керүне күрсәткән символика бүген Зөя утрау-шәһәрчегендә урнашкан Успение ирләр монастыре диварында да пәйда булды.

Посещение директором ЮНЕСКО Ириной Боковой острова-град Свияжск

Тантаналы чарада ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокова, Россия мәдәният министры Владимир Мединский, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, "Яңарыш" республика фонды рәисе Минтимер Шәймиев, Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан да катнашты.

"Берничә ел элек, ягъни 2010 елда, әле яңа гына Бөек Болгар һәм Зөя утрау-шәһәрчегендәге һәйкәлләрне яңартырга тотынган чорда, без мондый уңышка ирешербез дип кем уйлаган", - дип билгеләде үзенең чыгышында Минтимер Шәймиев.

Посещение директором ЮНЕСКО Ириной Боковой острова-град Свияжск

"Зөя Утрау-шәһәрчеге" музей-тыюлыгына ике микроавтобус бүләк ителү күңелле сюрприз булды. Аларны Татарстан Президенты экскурсияләр оештыру өчен бүләк иткән. Ә монастырьгә республика лидеры исеменнән катер ачкычы тапшырдылар. Яңа ияләренә ачкыч һәм сертификатларны Минтимер Шәймиев бирде.

Ирина Бокованың Татарстанда инде икенче тапкыр булуы. Өч ел элек ул республика Президенты Рөстәм Миңнехановка Бөек Болгар археология комплексын ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы объектлары исемлегенә кертү турындагы сертификат тапшырырга үзе килгән иде.

Посещение директором ЮНЕСКО Ириной Боковой острова-град Свияжск

Зөя утрау-шәһәрчегендәге Успение соборына һәм ирләр монастыренә ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы объектының статусын бирү процедурасының финал ноктасы бүген кич 19.00 сәгатьтә Казанның "Пирамида"сәхнәсендә куелачак. Анда ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокова тантаналы рәвештә Татарстан Президентына тиешле сертификат тапшырачак.

Посещение директором ЮНЕСКО Ириной Боковой острова-град Свияжск

Татар Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X