Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Зәйдә тыелган урында су коенганда 9 яшьлек бала батып үлгән

Зәйдә су коену тыелган урында 9 яшьлек малай батып үлгән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте җиткерде. Кичә 17.15 сәгатьтә 112 бердәм коткару хезмәтенә әлеге фаҗиганең шаһиты булган кеше шалтырата һәм җиде-сигез баланың ярга үзләре чыгарган малайга ярдәм итәргә омтылуларын җиткерә....

Зәйдә су коену тыелган урында 9 яшьлек малай батып үлгән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте җиткерде.

Кичә 17.15 сәгатьтә 112 бердәм коткару хезмәтенә әлеге фаҗиганең шаһиты булган кеше шалтырата һәм җиде-сигез баланың ярга үзләре чыгарган малайга ярдәм итәргә омтылуларын җиткерә.

Ачыкланганча, балалар Зәй Дәүләт район электр станциясе сулыгында коенган. Шул чакта малайларның берсе бата башлаган. Балалар аны ярга алып чыга алса да, малайга беренче ярдәм күрсәтерлек кеше табылмый.

Табиблар килгәндә бала үлгән була инде.

Балалар тыелган һәм бу хакта кисәтүче язулар булган урында коенган - су каналы койма белән уратып алынган. Яннарында өлкәннәр дә булмаган.

Татар Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев