Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Радио

Җиңүчегә – кәрәзле телефон

Хәтерләсәгез, «Теләчеинформ» мәгълүмат үзәге «Теләче» газетасын укучы һәм «Теләче» радиосын тыңлаучылар арасында грандиоз бәйге игълан иткән иде. Радио тыңлаучыларга атна дәвамында көн саен төрле табышмаклар бирелде, табышмаклар җавабында шифр сүзнең хәрефләре яшеренгән иде. Атна дәвамында барган бәйге бик зур ажиотаж тудырды, төп сүзне белүчеләр саны да байтак булды, ә иң...

Хәтерләсәгез, «Теләчеинформ» мәгълүмат үзәге «Теләче» газетасын укучы һәм «Теләче» радиосын тыңлаучылар арасында грандиоз бәйге игълан иткән иде. Радио тыңлаучыларга атна дәвамында көн саен төрле табышмаклар бирелде, табышмаклар җавабында шифр сүзнең хәрефләре яшеренгән иде. Атна дәвамында барган бәйге бик зур ажиотаж тудырды, төп сүзне белүчеләр саны да байтак булды, ә иң беренчеләрдән булып яшерен сүзне Теләче авылыннан Чулпан Сәләхова белде, ул - НОКТА дигән сүз иде. Бәйгенең тагын бер шарты, «Теләче» газетасына 2016 елның беренче яртыеллыгына язылу иде. Шушы көннәрдә Чулпанга бәйгенең иганәчесе «Ультра» кәрәзле элемтә үзәгеннән вәгъдә иткәнчә, КӘРӘЗЛЕ ТЕЛЕФОН бүләк иттек! Котлыйбыз, Чулпан! «Мин радионы һәрвакыт тыңлыйм, әлеге бәйге турында ишеткәч, аеруча игътибар белән тыңладым, китаплар актарып табышмакларга җаваплар эзләп, бик тырышып таптым яшерен «нокта» сүзен, рәхмәт сезгә, «Теләче» радиосын да, «Теләче» газетасын да даими яратып тыңлыйбыз һәм укыйбыз», - дип хисләре белән уртаклашты Чулпан. Әлегедәй бәйгеләрне уздырып, катнашучыларның күплеген күрү, безнең өчен бик сөенечле. Киләчәктә дә, Аллаһ боерса, радио һәм газетада бәйгеләр саны аз булмаячак, безнең белән булуыгызга ышанып калабыз.
«Теләчеинформ» мәгълүмат үзәге
редколлегиясе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев