Теләче Информ

9-14 гыйнвар көннәренә Теләче районы өчен ПОЛИЦИЯ КӨНДӘЛЕГЕ

10 гыйнвар көнне Шармыш авылында яшәүче 1979 елгы хатын-кыз төрле тән җәрәхәтләре алдым дип шалтырата. Әмма факт расланмый. Әлеге хатын-кызга ялган шалтырату өчен административ беркетмә төзелә. 12 гыйнвар көнне Теләчедә яшәүче 1982 елгы хатын-кыздан законсыз рәвештә аның өенә кереп, документларын урлаулары турында гариза керә. Тикшерү эшләре бара. 13 гыйнвар көнне...

10 гыйнвар көнне Шармыш авылында яшәүче 1979 елгы хатын-кыз төрле тән җәрәхәтләре алдым дип шалтырата. Әмма факт расланмый. Әлеге хатын-кызга ялган шалтырату өчен административ беркетмә төзелә.

12 гыйнвар көнне Теләчедә яшәүче 1982 елгы хатын-кыздан законсыз рәвештә аның өенә кереп, документларын урлаулары турында гариза керә. Тикшерү эшләре бара.

13 гыйнвар көнне М-7 "Волга" юлының 897 чакрымында урнашкан "Уют" кафесының машина тукталышында ике "Мерседес" машиналары бәрелешә. Зыян күрүчеләр юк. Административ беркетмә төзелә.

14 гыйнвар көнне ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан Теләче авылында яшәүче 1967 елгы ир-ат туктатыла. Аның машинасында тиешле документларсыз 15 шешә аракы йөртүе ачыклана. Административ беркетмә төзелә.

Мәгълүматлар район полиция бүлегеннән 16 гыйнвар көнне алынды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 14 ноябрь 2017 - 10:17
    Җәүлеләр иминлеге–уртак бурыч (Видео)
  • 23 октябрь 2017 - 14:24
    Защити себя!
Ночной режим