Теләче Информ

Агрономнар тәҗрибә уртаклашты (ФОТО)

Бүген "Игенче" базасында язгы чәчү алдыннан һәм аның барышында башкарыла торган эшләр буенча укулар үткәрелде. Биредә районыбыз хуҗалыкларыннан җитәкчеләр һәм агрономнар катнашты. Әлеге семинар укуларда Казаннан һәм Мәскәүдән килгән кунаклар чыгыш ясады.Чыннан да әлеге укуларда белгечләребез өчен бик саллы гына файдалы мәгълүматлар бирелде. Чыгышларда орлыкларның төрләре, үсемлекләрне тукландыру буенча белешмәләр...

Бүген "Игенче" базасында язгы чәчү алдыннан һәм аның барышында башкарыла торган эшләр буенча укулар үткәрелде. Биредә районыбыз хуҗалыкларыннан җитәкчеләр һәм агрономнар катнашты. Әлеге семинар укуларда Казаннан һәм Мәскәүдән килгән кунаклар чыгыш ясады.Чыннан да әлеге укуларда белгечләребез өчен бик саллы гына файдалы мәгълүматлар бирелде.

Чыгышларда орлыкларның төрләре, үсемлекләрне тукландыру буенча белешмәләр китерелде, уңышны югалтуга китерү сәбәпләре турында сөйләнде.

Шулай ук чыгышларда орлыкларны агулау, язгы чорда көзге культураларны карау үзенчәлекләре, үсемлекләрне вегетация чорында макро һәм микроэлементлар кулланып тукландыру, "Агрорус и КО"" компаниясе җитештергән препаратлар белән тәрбияләү, биопрепаратлар куллану һәм башка мөһим мәсьәләләр турында сөйләделәр.

Хатамова Резеда фотосы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 14 ноябрь 2017 - 10:17
    Җәүлеләр иминлеге–уртак бурыч (Видео)
  • 23 октябрь 2017 - 14:24
    Защити себя!
Ночной режим