Теләче Информ

Авыл җыеннарында янгын күзәтчелеге бүлекчәсе узган елгы эшкә нәтиҗә ясады

Статистика күрсәткәнчә районыбызда чыккан янгыннарнын 90 проценттан куберэге торак секторга туры килә. Мәсәлән, узган 2017 елда барлыгы 14 янгын чыгу очрагы теркэлеп шуларнын 13 е - торак секторда чыккан. Алардан килгән зыян якынча 15 миллион сум тәшкил итә. Янгыннарда 2 кеше һәлак була. Авыл жирлеклэре буенча чыккан янгыннарнын санын сез...

Статистика күрсәткәнчә районыбызда чыккан янгыннарнын 90 проценттан куберэге торак секторга туры килә. Мәсәлән, узган 2017 елда барлыгы 14 янгын чыгу очрагы теркэлеп шуларнын 13 е - торак секторда чыккан. Алардан килгән зыян якынча 15 миллион сум тәшкил итә. Янгыннарда 2 кеше һәлак була. Авыл жирлеклэре буенча чыккан янгыннарнын санын сез слайдта карап утэ аласыз. Кургэнегезчэ янгыннарнын ин куп чыгуы хэм янгыннарда хэлэк булулар безнен Алан жирле узидэрэсендэ теркэлгэн. 2017 елда районыбызда янгыннарда 8 торак йорт, 7 каралты кура, 2 мунча, 1 умартачылар йорты хэм 1 машина тулысынча янып бетэ, бер торак йорт белэн 3 гаражга зыян килә.

2016 елда барлыгы 11 янгын очрагы теркәлеп, якынча 4 миллион сумлык зыян килгән иде. Янгыннарда кеше һәлак булуга юл куелмады.

Янгын чыгуның төп сәбәпләре булып: Берэр очрак безнен-

- тәмәке тартканда ут белән саксыз эш итү; -транспорт механизмнары детальлэренен техник тозек булмавы; -чуп якканда ут белән саксыз эш итү хэм яшен сугу аркасында килеп чыкты;

- шулай ук мичкә якканда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу - 2 очрак теркэлде;

- электр җиһазларын монтажлаганда, аларны эксплуатацияләгәндә янгын кагыйдәләрнең бозылуы - 4 янгын чыкты

-көнкүреш электр приборларын кулланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу һәм төзек булмаган приборлар куллану - 2 очрак;

- хэм шулай ук 2 очракта ут төрту сәбәпче була.

Авыл җирлекләре башлыкларына үз биләмәләрендәге ирекле янгын сүндерү командаларының эшен көчәйтергә, аларны торак йортларда профилактик тикшерүләр үткәрүгә тартырга кирэк. Янгын сүндерү техникасы төзек хәлдә, жылытылган биналарда торырга тиеш.

Торак сектордагы янгыннар гражданнар тарафыннан янгын куркынычсызлыгының элементар кагыйдәләрен үтәмәү аркасында чыга. Ә менә янгын чыккан очракта үз-үзеңне тоту тәртибен, ниләр эшләргә кирәклеген белмәү аяныч нәтиҗәләргә китерә.

Янгыннарда кешеләрнең һәлак булуына күп очракта исерек хәлдә ут белән саксыз эш итүе сәбәпче була. Янгын чыгуга гаеплеләр үзләре генә түгел, аларның якыннары да һәлак була. Мисал булып Ключище авылында чыккан янгын тора. Ул янгында абыйлы энеле ир егетлэр хэлак була.

Районда чыккан янгыннарнын топ сэбэплэрен карап утсэк ин кубесе ягьни 6 очрагы электр җиһазларын монтажлаганда, аларны кулланганда янгын кагыйдәләрнең бозылуы сэбэпче булып тора. Моны булдырмас очен- йорттан аз гына вакытка чыгып киткәндә дә, электр приборларын сүндереп чыгарга кирәк. Торак йортлардагы һәм фатирлардагы электр счетчикларында калибрланмаган саклагычлар яки «жучоклар» һәм төзек булмаган электр приборлары кулану катгый тыела. Электр челтәренә көч килмәсен өчен, розеткага берьюлы берничә прибор тоташтырырга ярамый. Шулай ук төрле киселештәге, төрле материалдан эшләнгән, изоляциясенә зыян килгән электр чыбыклары куллану, вакытлыча электр чыбыклары сузу тыела. Иң мөһиме - мондый эшләрне үз белдегегез белән башкарырга тырышмагыз, ә квалификацияле белгечләргә -электрикларга тапшырыгыз.

2 янгын чыгу очрагы мичкә якканда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу теркэлгэн. Монын очен шулай ук мичлэрнен тозеклеген даими рэвештэ карап торырга, аз гына мичтэ ярыклар булса аларны сылап куярга хэм агартырга кирэк. Калган тэлэплэрне сез слайдта курэ аласыз.

Бәхетсезлек очраклары еш кына балаларның ут белән шаяруы нәтиҗәсендә килеп чыга. Шырпы белән уйнаганда бала моның нинди фаҗига белән тәмамланасын анламый. Бу очракта, бердәнбер профилактик чара буларак, ата-ананың игътибары һәм кайгыртуы кирәк.

Балаларыбыз турында даими кайгыртучанлык күрсәткәндә генә, аларның ут белән шаяруын кисәтеп, йорт-җирләребезне, ә иң мөһиме - балаларның гомерен янгыннан саклап кала алачакбыз.

Старший инспектор МОНДиПР по Сабинскому и Тюлячинскому МР УНДиПР ГУ МЧС России по РТ майор внутренней службы Тимерханов Л.М.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 14 ноябрь 2017 - 10:17
    Җәүлеләр иминлеге–уртак бурыч (Видео)
  • 23 октябрь 2017 - 14:24
    Защити себя!
Ночной режим