Теләче Информ

Җәмәгать тыңлаулары узды (ФОТО)

16 март көнне "Батыр" спорт комплексында Теләче спорт паркын төзү буенча җәмәгать тыңлаулары узды. Дискусся форматында узган чарада районыбыз халкы һәм җитәкчелеге белән беррәттән, Татарстан Республикасы Президентының Иҗтимагый киңлекләр буенча ярдәмчесе Наталия Фишман командасыннан архитекторлар катнашты. Фикер алышулар барышында Теләче урта мәктәбе, "Батыр" спорт комплексы, Боз сарае, бассейн янәшәсендә урын...

16 март көнне "Батыр" спорт комплексында Теләче спорт паркын төзү буенча җәмәгать тыңлаулары узды. Дискусся форматында узган чарада районыбыз халкы һәм җитәкчелеге белән беррәттән, Татарстан Республикасы Президентының Иҗтимагый киңлекләр буенча ярдәмчесе Наталия Фишман командасыннан архитекторлар катнашты. Фикер алышулар барышында Теләче урта мәктәбе, "Батыр" спорт комплексы, Боз сарае, бассейн янәшәсендә урын алачак Спорт паркының нинди булачагы турында сүз алып барылды.Спорт паркы төзелеше барышында чарада катнашучыларларның да фикерләре исәпкә алыначак. Җәмәгать тыңлауларында фикер-тәкъдимнәр бик күп булды. Анда эшмәкәрләр, укытучылар, спортчылар, тренерлар, оешма-предприятиеләрдә эшләүче хезмәткәрләр, гомумән, Спорт паркы төзелешенә битараф булмаган райондашларыбыз килгән иде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 14 ноябрь 2017 - 10:17
    Җәүлеләр иминлеге–уртак бурыч (Видео)
  • 23 октябрь 2017 - 14:24
    Защити себя!
Ночной режим