Теләче Информ

Теләченең 3нче номерлы балалар бакчасындагы педагог-психологлар семинар-киңәшмәдә катнашты

"Инклюзия" - inclusion сүзен күпләрнең ишеткәне бардыр инде. Ул "карау-тәрбияләү, кертү, җәлеп итү, үз составына алу" дигәнне аңлата. 2012 елның 29 декабрендә кабул ителгән "Россия Федерациясендә мәгариф турында"гы Федераль закон илнең мәгариф киңлегенә "инклюзив белем бирү" дигән төшенчәне кертте. Әлеге законның 2 статьясының 27 пунктында: "Инклюзив белем бирү - белемгә...

"Инклюзия" - inclusion сүзен күпләрнең ишеткәне бардыр инде. Ул "карау-тәрбияләү, кертү, җәлеп итү, үз составына алу" дигәнне аңлата. 2012 елның 29 декабрендә кабул ителгән "Россия Федерациясендә мәгариф турында"гы Федераль закон илнең мәгариф киңлегенә "инклюзив белем бирү" дигән төшенчәне кертте. Әлеге законның 2 статьясының 27 пунктында: "Инклюзив белем бирү - белемгә булган үзенчәлекле ихтыяҗларның төрлелеген һәм шәхси мөмкинлекләрне исәпкә алып, белем алучыларның барысы өчен дә укуда тигез мөмкинлек тудыру" диелгән. Әлеге темага карата 15 ноябрь көнне МБМБУ Саба 5 нче «Бэлэкэч» балалар бакчасында педагог-психологлар, логопедлар өчен семинар-киңәшмә узды. Бу семинарда безнең Теләченең 3нче номерлы балалар бакчасыннан Шаймарданова М.Н.,Баева А.Г.катнаштылар.

Елена Сафина

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: