Теләче Информ

19 май - Татарстан Матбугаты көне

Хөрмәтле матбугат хезмәткәрләре, матбугат ветераннары, хәбәрчеләр, яшь каләм ияләре! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез - Татарстан Матбугаты көне белән ихлас котлыйбыз.

“Теләче” газетасы һаман үзгәрештә, заманча төс ала бара, язмалар электрон вариантта да тәкъдим ителә. Кешеләрнең рухы, өмете, куанычы, моң-зары чагылган тормыш көзгесе буларак, мәгъмлүмат кырында лаеклы урынын саклап килә. Газетада бирелгән язмалар социаль-икътисадый проблемаларны хәл итүдә, район халкын берләштерүдә - туплауда моһим роль уйный. Журналистларның һөнәри осталыгы, объектив булулары, әхлакый җаваплылык тоюлары газета  укучыларга районда үткәрелгән чараларның  иҗтимагый әһәмиятен  тирәнрәк аңларга, вакыйгалар агышында булырга ярдәм итә.
Сезнең матбугат сүзегез  кешеләрдә фәкать яхшы омтылышлар гына тудырсын, тотрыклыкны тагын да ныгытуга булышлык итсен.  Барыгызга да сәламәтлек, бәхет, иҗат уңышлары телибез.
Муниципаль район Советы, муниципаль район башкарма комитеты.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: