Теләче Информ

7 гыйнвар – Раштуа бәйрәме

Бу көнне Гайсә пәйгамбәр туган. Нәкъ менә шушы көнне Аллаһының Христиан динен тотучылар өчен Җир йөзенә җибәрелгән Иисус Христос (Гайсә Коткаручы) дөньяга килгән.

Раштуа бәйрәменең тарихы зур һәм бик бай. Ул чиркәү тарафыннан 4 нче гасырдан бирле билгеләп үтелә. Әлеге зур бәйрәм Совет чорында рәсми рәвештә тыелып торды, үткәрелмәде. Әмма ул кешеләр күңелендә яшәп килде. Куанычка булсын, ул соңгы елларда бу олы бәйрәмгә игътибарыбыз артты, аның дәрәҗәсе үсте. Хәзер Раштуа бәйрәме дәүләт тарафыннан танылып, ял көне  буларак билгеләп үтелә.
 Шушы уңайдан, бүген Теләченең үзәк ял паркында, Төп Чыршы янында зур бәйрәм кичәсе узды. Бәйрәмдә Теләче, Ачы, Үзәк һәм Әбде авылы үзешчәннәре чыгыш ясады. Бирегә килгән тамашачы 20 градуслы салкыннан куркып тормады, үзешчәннәргә кушылып җырлады, биеде, рәхәтләнеп күңел ачты. Бәйрәм балаларның күпләп катнашуы белән дә истә калды. Ахырдан үзәк ял паркына килүчеләр дискотекада дәртле музыка астында биеп күңел ачты.
Фәнил Нигъмәтҗанов.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: