Теләче Информ

Административ комиссия кисәтә

Агымдагы елнын 1 апреленнән районда “Санитар-Чисталык” икеайлыгы игълан ителде. Ул 1 июньгэ кадэр дэвам итэчэк. Аның барышында эрегән кар астыннан чыккан чүп - чарны чистарту, тирэ-юньне тэртипкэ китеру куздэ тотыла.

 

Агымдагы елнын 1 апреленнән районда “Санитар-Чисталык” икеайлыгы игълан ителде. Ул 1 июньгэ кадэр дэвам итэчэк. Аның барышында эрегән кар астыннан чыккан  чүп - чарны чистарту, тирэ-юньне тэртипкэ китеру куздэ тотыла. Муниципаль районның авыл җирлеклэрен төзекләндерү һәм аларда тәртип, чисталык урнаштыру максатыннан  авыл биләмәләрен санитар карау кагыйдәләре кабул ителгән. Аларда төзекләндерү өлкәсендә бердәм таләпләр куелган, торак пунктлар, шул исәптән биналар, корылмалар, биләмәләрен җыештыру тәртибе билгеләнгән. Кагыйдәләрне бозуда гаеплеләр Татарстан Республикасы Административ хокук бозулар турындагы кодексның 3.6 маддәсе буенча административ җаваплылыкка тартыла.

Административ хокук бозган оешма кисэту яки 200  000 сумнан алып 500 000 сумга кадэр штрафка тартылырга момкин. Вазыйфаи затлар очен кисэту яки штрафнын кулэме 15000-30 000 сум. Физик затлар очен кисэту яки 2000-3500 сум штраф каралган. Штраф салынганнан сон бер ел  эчендә административ хокук бозу кабатланса, штраф кулэме арта. Оешма очен – 500 меңнән 1 млн. кадәр; вазыйфаи затлар очен – 30 меңнән 50 меңгә кадәр; физик затлар өчен 3500 дән 5000 гә кадәр штраф салыначак.

Санитар-Чисталык икеайлыгы барышында барыбыз бердәм көч белән өй, хуҗалык тирәләрен, елга һәм инеш буйларын, күпләп ял итү урыннарын җыештырып тәртипләсәк иде. Әйләнә – тирәбездә чисталык һәм матурлык булдыру бары тик безнең кулларда. Санитар икеайлык барышында булган сораулар, хокук бозу очраклары буенча Теләче муниципаль районының Административ комиссиясенә морәҗәгать итәргә момкин. Тел.: (84360) 2-11-83, (84360) 2-18-67. E-mail: Telache@tatar.ru.

 

 

                                                                                                               Административ комиссия

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: