Теләче Информ

Актив ял иттеләр

14 апрель көнне "Батыр" спорт-комплексында Казан шәһәренең җаваплыгы җикләнгән "Металл консрукцияләр заводы" ширкәте призына ир-егетләр арасында волейбол уеннары булып үтте.

Анда районыбызның Лесной бистәсе, Саба районының Тимершык, Бигәнәй, Курсабаш авыллары командалары, Кукмара районы җыелма командасы һәм Казан шәһәренең X-RIT командалары көч сынашты.Ярышларның спонсоры  җаваплыгы җикләнгән "Металл консрукцияләр заводы" ширкәте булды.Җитәкчесе Нияз Мәҗит улы Сабиров. Аның әйтүенчә, алар әлеге турнирны ел саен үткәрергә традиция кертергә ниятлиләр.ү

"Максатыбыз- сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, спортның волейбол төрен Саба, Теләче районнарында тагын да активлаштыру", - ди әти-әнисе Саба районының Курсабаш авылыннан булган, үзе Казанда туып үскән Нияз Мәҗит улы.

 

Фәнил Нигъмәтҗанов фотолары

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: