Теләче Информ

Аланлылар «Чәршәмбе көн кич белән» – дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичәдә кунакта

15 март көнне Алан урта мәктәбе укытучылары коллективы белән мин, Алан авылы китапханәчесе Гөлназ Хисамиева, мәркәзебез Казанда ,күпләребезгә таныш татарча сериаллар авторы,талантлы режиссёр Нурания Җамали белән авылдашыбыз,язучы-шагыйрә Равилә Шәйдуллина- Мурат оештырган «Чәршәмбе көн кич белән " проектында катнашып кайттык .Әлеге әдәби-музыкаль кичә ресторанда язучы-шагыйрьләр, сәнгать осталары,танылган шәхесләр катнашында,татар телебезнең үткәнен...

15 март көнне Алан урта мәктәбе укытучылары коллективы белән мин, Алан авылы китапханәчесе Гөлназ Хисамиева, мәркәзебез Казанда ,күпләребезгә таныш татарча сериаллар авторы,талантлы режиссёр Нурания Җамали белән авылдашыбыз,язучы-шагыйрә Равилә Шәйдуллина- Мурат оештырган «Чәршәмбе көн кич белән " проектында катнашып кайттык .Әлеге әдәби-музыкаль кичә ресторанда язучы-шагыйрьләр, сәнгать осталары,танылган шәхесләр катнашында,татар телебезнең үткәнен һәм киләчәген күздә тотып,халкыбызның бай мирасына тугъры калу максаты белән уздырыла.Проектка тамырлары туган авылыбыз Аланга барып тоташучы күп кенә кунаклар белән берлектә Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәләхов, бик талантлы яшь җырчы Ярамир Низаметдинов, якташыбыз Татарстанның халык артисты ,музыкант Фәрит Хатипов һ.б. катнаштылар. Кешелек барлыкка килгәннән бирле адәм баласы үзенең эчке кичерешләрен шигырь юлларына тезгән яки моңлы көйгә салып күңелен бушаткан.Менә бу кичәдә дә халкыбызның күңел түрендә мәңге яши торган җырлары,шигырьләре яңгырады,борынгы түгәрәк уеннар,җырлы-биюле күренешләр яңартылды.Кыскасы,күңелгә ятышлы,халык күңелен рухи яктан нык баетучы әлеге кичә һәркайсыбызның күңелендә онытылмаслык хатирә булып калуына һич шигем юк. Авылыбызның данын зур сәхнәләрдән яңыраткан,аның уңышларына ихластан сөенеп,авыр вакытларда ярдәм кулы сузган,авылдашларым дип өзелеп торган,күп сыйфатлары белән безгә үрнәк булган, авылыбызның горурлыгы-Равилә ханыма шушындый кичәгә чакыруы өчен без бик рәхмәтлебез. Шулкадәр җылы,матур булып узды бу чара. Үзебезне туганнар мәҗлесенә җыелган кебек хис иттек.Шушындый күркәм чаралар үткәрүче ханымнарга афәрин,диясе генә кала.

Гөлназ Хисамиева

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: