Теләче Информ

Алдан ук тавыш бирдек

Быел 8 сентябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советына алтынчы чакырылыш депутатлар сайлыйбыз "Бердәм Россиия" Бөтенроссия сәясе партясе исә әлеге вазыйфага кондидатларны, гадәттәгечә, алдан тавыш бирү юлы белән сайлады.

Бу көн бүгенгә, ягъни 2 майга билгеләнгән иде. Бүген районыбызда 5 сайлау округы (Теләче, Үзәк, Олы Нырсы, Олы Мәтәскә һәм Югары Кибәхуҗа) эшләде.

Сайлаучылар бер мандаткы округ һәм партия исемлеге буенча тавыш бирделәр. Шуңа күрә дә тавыш бирүчеләргә ике бюллетень бирелде: бер бюллетеньда бер мандаткы округ, икенчесендә- партия исемлеге буенча баручы кондидатлар теркәлгән иде.

"Бердәм Россия" партиясе праймеризы вакытында муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов Олы Мәтәскә сайлау участогында булып, сайлауларның барышы белән кызыксынды, сайлаучылар белән очрашты.

- Бүген районыбыз халкы үзенең күңеленә хуш килгән, аеруча актив, профессиональ һәм әзерлекле кондидатлар өчен тавыш биргәндер дип уйлыйм. Үзем дә, гаиләмдә праймеризда теләп катнаштык.

"Бердәм Россия" Ботенроссия партиясе хакимият партиясе. Әмма сүзе эшеннән аерылмый торган партия. Без моны районыбыз мисалында да өчен күрәбез. Соңгы бер-ике ел эчендә Теләчедә генә күпме спорт корылмасы төзелде!? Авылларда юллар, клублар мәктәпләр, балалар бакчалары төзелә һәм төзекләндерелә. Алга таба да "Бөтен Россия" Бөтенроссия партиясе республика, ул исәптән район  тормышын тагын да сыйфатлырак итүне максат итеп куя. Мин киләчәккә зур ышаныч белән карыйм.
Бүгенге праймериз исә актив гражданлык позициясе булган кешеләргә үзен күрсәтергә мөмкинлек бирә,- дип белдерде.

Соңыннан ул Лесной бистәсендә шәхси эшмәкәр Юлия Павленка тарафыннан булдырылган питомникта булды, андагы эшне барышы белән танышты. 

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: