Теләче Информ

Ата-аналар БРИ тапшыра

17 апрельдә “Ата–аналар тарафыннан БРИ тапшыру көне” Республикакүләм акциясе уздырыла.

 Акциянең максаты – ата-аналар жәмәгатьчелеген татар теле буенча бердәм республика имтиханын һәм төп дәүләт имтиханын тапшыру процедурасы белән таныштыру.

Татар теле буенча БРИ өч дәрәҗәдә оештырылачак: милләте татар булмаган катнашучылар өчен, татар телен база дәрәҗәсендә белүче катнашучылар өчен, татар телен камил дәрәҗәдә белүчеләр өчен.

Теләче муниципаль районында акция 17 апрель көнне Иске Җөри урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында уздырылачак. Башлану вакыты 9.45.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: