Теләче Информ

Авыл хуҗалыгы Күршеләр үрнәгендә

4 декабрь көнне ширкәт идарәсендә әлегедәй фермаларны проектлаучы һәм җиһазлаучы фирма вәкилләре катнашында җыелыш үткәрде.

Киләсе елда җаваплыгы чикләнгән "Игенче" ширкәтендә 500 баш савым сыерына исәпләнгән, саву залы булган мегаферма төзеләчәк. Шушы уңайдан 4 декабрь көнне ширкәт идарәсендә әлегедәй фермаларны проектлаучы һәм җиһазлаучы фирма вәкилләре катнашында җыелыш үткәрде.  Проектлар әзерләүче ширкәт вәкиле  Виталий Филипчик, “Триумфагро” ширкәте вәкилләре - Александр Вечканов, Сергей Сорокин һәм Дмитрий Широбоков катнашында узган җыелышта кредит рәсмиләштерү, төзелеш эшләрен башлап җибәрү өчен  кирәкле документлар (топокүренеш, геологик, архиологик эзләнүләр нәтиҗәсе, төзелеш планы, техник шартлар булдыру) әзерләү мәсьәләләре каралды.Җыелышта җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” ширкәте учредителе Дамир Каюмов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов катнашты.

Бу хакта сез тулырак  "Теләче" газетасыннан укый аласыз.

Фәнил Нигъмәтҗанов.

Автор фотолары.

 

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: