Теләче Информ

“Авыр булса да, дөресен сөйләгез”

Мәкаләм герое Әлфинур апа Гайфуллина нәкъ тә шул сүзләрне үзенең гомер юлында юлдаш итеп алган. Гаилә башлыгы Әшрафулла абый хатыны Махибәдәрне 6 бала белән калдырып, яшьли якты дөньядан китеп бара. Шул елларны искә алып күз яшьләре белән сөйли Әлфинур апа.

Бу еллар эчендә  тормышның бөтен бизәкләрен башыннан кичерергә  өлгергән ул. Ләкин беркайчан да кыенлыклардан зарланмаган, уңышлардан масаймаган.  Күп еллар  Әбде, Тактамыш  мәдәният йортларындагы игелекле хезмәтен үзенә генә хас бирелгәнлек, энергия, дәрт белән хезмәтеннән  ямь һәм тәм табып башкарган.  Эшләү дәверендә аның куп тапкырлар мактау грамоталары, истәлекле бүләкләргә ия булуы моның ачык дәлиле. Инде күп еллар район мәдәният йортында эшләп килүче  рус халык “Сударушка” вокаль ансамбленә йөри,  спортның төрле төрләре белән мавыга  - район , республика күләмендә уздырылган  спорт ярышларын бер дә калдырмый. Кул көрәше буенча ярышларда республикада чемпион булып та калган ул. “Район мәдәният бүлеге җитәкчеләренә  рәхмәтләрем чиксез – онытмыйлар. бәйрәмнәрдән калдырмыйлар, хәрдаим чакырып торалар” дип рәхмәт әйтергә ашыкты Әлфинур апа.
     Хәзерге вакытта Теләче авылында яшәүче кызы Алия, кияве Ильнар гаиләсенә ныклы терәк ул. “Инде күп еллар ялгыз яшәсәм дә зарланмыйм, мин бик бәхетле әби һәм бәхетле дәү әни” – ди ул үзе турында.
     Кеше гомере – диңгездәге бер там¬чы, мәңгелекнең бер мизгеле генә. Шул мизгелне кемдер кыйммәтле тормышта, рәхәтлектә үткәрсә, кемдер бетмәс-төкәнмәс катлаулы дәваланулар, авырлыклар белән үтә. Әйе, язмыш һәркемнеке үзгә… Тик җылы карашка, таянычыбызга мохтаҗ кешеләр барлыгын онытмыйча, болай да үзләрен кимсетелгән итеп тойган дус¬ла¬рыбызга игътибарлырак булып, күңел сызлануларын ишетергә, авыр тормышларына – терәк, кайгы-хәс¬рәтләрендә юаныч була алсак иде.


Зөлфия Ибраһимова,
район мәдәният йорты методисты

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: