Теләче Информ

Бадминтон буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты булып узды

20-21 апрель көннәрендә Казан шәһәренең Бадминтон үзәгендә ветераннар арасында бадминтон буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты булып узды .

Әлеге ярышта өстәмә белем бирү педагогы Җаббаров Алмаз Фоат улы һәм Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының Финанс-бюджет палатасыннан Яхин Рәис Рәшит улы катнашты. Уен нәтиҗәләре буенча Җаббаров Алмаз Фоат улы 40 яшьлек һәм аннан да өлкәнрәк яшьтәге егетләр арасында ялгыз һәм парлы зачетта 3 нче урынны алды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: