Теләче Информ

Батыр сугышчы истәлегенә

Бүген, 8 февраль көнне, Фатих Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта мәктәбе спортзалында, Әфганистанда хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган Ямбулат авылы егете Миннегали Ногуманов истәлегенә 2001 елда туган һәм аннан кечерәк яшьтәге малайлар һәм яшүсмерләр арасында татарча көрәш буенча район беренчелеге булып үтте.

Көн буе дәвам иткән киренке ярышта командалар беренчелегендә Олы Мәтәскә урта мәктәбе командасы җиңү яулады. Икенче һәм өченче урыннарны Теләче урта мәктәбе белән Баландыш төп мәктәбе укучылары бүлеште. Дүртенче урында - Шәдке урта мәктәбе командасы.

Тулырак "Теләче" газетасыннан укый аласыз.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: