Теләче Информ

Бездә кунак бар

Кичә, ягъни 19 июнь көнне районыбызда Дагестан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Магомед Шапиов җитәкчелегендә делегация булып китте.

Алар муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов һәм Татарстан Республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәкимов озатуында Олы Мәтәскә авыл җирлегендә урнашкан шәхси ярдәмче, крестьян фермер хуҗалыкларында, дәүләт программасы нигезендә төзекләндерүче Казаклар авыл клубында, Теләче сөт-май комбинатында, Теләче сәнәгать паркында, "Гиниятуллин" крестьян-фермер хуҗалыгында, "Батыр" спорткомплексында, Боз сараенда, бассейнда, Иске Җөри авылындагы социаль объектларда, Орымширмә авылында урнашкан "Хәсәншин" шәхси предприятиесенә караган терлек сую цехында һәм "Туган авыл" күңел ачу комплексында булдылар, урыннардагы эш барышы белән таныштылар , безнең тәҗрибәле өйрәнделәр.

Бу хакта тулырак "Теләче" газетасының чираттагы саныннан укый аласыз

Фәнил Нигъмәтҗанов 
фоторепортаж

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: