Теләче Информ

Чираттагысы үтте

Авыл мәдәният йортларында һәм клубларында “Талантлы яшьләр - халкыбыз горурлыгы” дип исемләнгән халык иҗаты сәнгать фестивале концертлары дәвам итә.

Аның чираттагысы, 10 март көнне, Иске Җөри авылы мәдәният йортында булып үтте. Әлеге концерт та яшьләребезнең дәртле җырлары, биюләре һәм нәфис сүзләре белән белән истә калды. Салават Хәбибуллин (җыр), Алинә, Зәлинә һәм Айрат Имамиевларның гаилә ансамбле (җыр),  Гөлия Гыйләҗиева (җыр), Зөһрә Гәрәева (нәфис сүз), Сиринә Сәхәбиева (бию)... Болар әле башкаручыларның берничәсе генә. Болар һәм башкалар турында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укып белергә мөмкин.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: