Теләче Информ

Диләрә - янә җиңүче

Теләче кызы Диләрә Исмәгыйлева бик күп сәнгать бәйгеләрендә катнашып җиңү яулап килә.


Ул Казан  дәүләт төзелеш һәм ахитектура университетында укыса да, җыр сәнгатеннән аерылмый. Күптән түгел ул Казанда узган “Сандугач-Соловей” дип исемләнгән VI Халыкара җыр бәйгесендә катнашып, “Эстрада- вокал” номинациясендә беренче дәрәҗә лауреат исеменә лаек  булды. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты базасында узган мәртәбәле бәйгедә Россиядән һәм чит илләрдән килгән урта һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре, югары уку йортлары укучылары, сәнгать коллективлары катнашты. Бәйгенең инициаторы - якташыбыз, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, профессор Венера Әхәт кызы Ганиева.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: