Теләче Информ

Эшлекле сөйләшү узды

Бүген, ягъни 24 май көнне муниципаль район Советының утырышлар залында Россия эшмәкәрләре көне уңаеннан районыбыз эшмәкәрләре өчен конференция үткәрелде.

Районыбыз эшмәкәрләрен якынлашып килүче һөнәри бәйрәмнәре белән (26 май көнне билгеләп үтеләчәк), муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов  котлады һәм аларга киләчк эшләрендә уңышлар теләде.


Конференция эшендә Татарстан Республикасы Президенты каршындагы эшмәкәрләрнең хоркукларын яклау буенча иҗтимагый кабул итү бүлмәсе җитәкчесе Венера Камалова, “Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы  кооперацияләре үсеше буенча компетенцияләр үзәге” директоры Илнур Хәбибуллин, “Россельхозбанк” акционерлык җәмгыятенең урта һәм кече эшмәкәрлек  субъектлары белән эшләү буенча бүлек җитәкчесе урынбасары Ленар Хәбибуллин, “Ак барс” банкы вәкиле Людмила Милованова, “Сбербанк”ның 8610/16 номерлы бүлеге җитәкчесе Ришат Касыймовлар катнашты һәм чыгыш ясады.


Конференциядә кече һәм урта эшмәкәрлекнең райондагы үсеше, хакимият үзара килешеп, берләшеп эшләү, дәүләттән ярдәм,  банклардан кредит алу тәртипләре һәм кануннардагы үзгәрешләр турында сөйләнелде. Чарада катнашучыларны кече һәм урта эшмәкәрлекнең райондагы үсеше белән муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Миңнегулов таныштырса, республиканың эшмәкәрлеккә ярдәм итү фонды төбәк бүлеге вәкиле Эльмира Халикова эшмәкәрләргә дәүләт тарафыннан күрсәтелә торган ярдәм төрләре, шулардан махсус программа буенча бирелә торган, ставкасы елына 5-8 процент тәшктил иткән микрозайм рәсмиләштерү тәртипләре һәм “Һөнәри керемгә салым” режимының районда ничек тормышка ашырылуы турында сөйләде, аның кем өчен дә уңайлы эш формасы икәнен билгеләп үтте. Бу юлы эшмәкәрләр промипотека,  факторинг һәм башка кредит проектлары турында да бай һәм ымсындыргыч мәгълүмат алдылар.


Азактан ел дәвамында нәтиҗәле хезмәт куйган һәм район икътисады үсешенә үзләреннән лаеклы өлеш керткән бертөркем эшмәкәрләргә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Рәхмәт хатлары һәм Теләче муниципаль районы башлыгының Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырылды. Алар әлеге бүләкләрне муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов кулыннан кабул итеп алды.


Конференция эше турында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.
Фәнил Нигъмәтҗанов.
Автор фотолары.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: