Теләче Информ

ИГЕНЧЕНЕҢ ЭШЕ ТӨГӘЛЛӘНМИ

Районыбыз кырларында язгы кыр эшләре төгәлләнеп килә.

Район авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек идарәсеннән 21 майга алынган мәгълүматларга караганда, районыбыз игенче-механизаторлары иртә культуралар чәчүне төгәлләде инде. Бүген  рапс, кукуруз ише техник культураларның, берьеллык үләннәрнең соңгы гектарлары чәчелә.  Аз күләмдә, фәкать фермер хуҗалыкларында игелүче бәрәңге дә җиргә күмдерелеп бетү алдында.

 Язгы чәчүне төгәлләү белән генә игенченең эше төгәлләнми. Иген басуларын чүп үләне,  корткыч бөҗәкләргә һәм төрле авыруларга каршы эшкәртү көтеп кенә тора.  Чүп дигәнең шулай бит ул, үз хуҗалыгыңда да чәчкән орлыгың тишелеп куандырганчы, чүп үләне баш калкыта. Бу эштә вакытны кулдан ычкындыру күпмедер центнер уңыш югалту дип аңлата җир белгечләре.  Бүген районда 10200 гектар мәйданда игеннәр тишелгәнче тырмаланса, 3500 гектардагысы тишелгәч тырмаланган. 2200 гектарда игеннәр чүп үләннәренә, 3600 гектарда корткыч бөҗәкләргә, 400 гектарда төрле авыруларга каршы эшкәртелгән. Яфрактан тукландырылган  иген мәйданнарының күләме 1900, тамырдан тукландырылганнарыныкы 900 гектар.


Быел бу эшләрне җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” ширкәтендә үзйөрешле “Барс-3000” сиптергече белән Дмитрий Варламов башкара. Барлыкагрочараларны компьютер технологиясе нигезендә башкаручы өр-яңа сиптергеч белән Дмитрий 1000 гектар мәйданда игеннәрне яфрактан тукландырып, чүп үләннәренә, корткыч бөҗәкләргә һәм авыруларга каршы эшкәртеп өлгергән инде.

Район авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек идарәсе баш консультанты Илфар Баев белән без булган 20 май көнне соңгы басулар игелә иде. Мәсәлән, куәтле “ДжонДир” тракторын иярләүче Айнур Гайнетдинов 100 гектарлы басуда туфракка солы күмдерсә,  К-700 тракторында эшләүче Расил Насыйбуллин 76 гектарлы басуда берьеллык үләннәр чәчә иде. Кукуруз чәчүче егетләрне без фоторәсемгә төшке аш вакытында төшереп алдык. Бу эш яшь, булдыклы механизаторларга - звено җитәкчесе  Ирек Кәримуллинга, җир әзерләүче Радик Нәбиуллинга һәм “КамАЗ” автомобиле белән кырга симәнә чыгаручы Рәмис Латыйповка йөкләнгән. - 120 гектарлы басуны чәчеп төгәлләделәр.

Кичә монысына, 116 гектарлысына күчтеләр. Егетләр күңел биреп, булсынга дип эшли, - дип  ширкәт кырларындагы эшнең барышы  белән таныштырды, егетләрне тәмле ризыклар белән сыйлаган  баш агроном Искәндәр Шакиров.

Тулырак "Теләче" газетасыннан укый аласыз.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: