Теләче Информ

Кояшлы җәйге бәйрәм

8 август көнне Үзәк авылы мәдәният йортында индвалид һәм ятим балалар өчен зур бәйрәм чарасы үткәрелде.

Әлеге бәйрәм 1июнь - Халыкара балаларны яклау көнне үткәрелә торган чараларны хәтерләтте. Аны “Родник” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаиләләргә һәм балаларга социаль ярдәм итү бүлеге белгечләре (җитәкчесе Әдилә Кашапова) һәм Үзәк авылы мәдәният йорты (директоры Кристина Майсурадзе) белән берлектә республика “Наз” хәйрия фонды үткәрде. Инвалид һәм ятим балаларга, ярдәм мохтаҗ гаиләләргә ярдәм итү өчен  Нурания ханым Сәйфетдинова тарафыннан оештырылган әлеге фонд 1996 елда бирле эшләп, игелекле гамәлләр кылып килә. Нурания ханым әйтүенчә, “Наз” хәйрия фонды бүген 18 район белән хезмәттәшлек итә. Баксаң, алар Казанга килә алмаган инвалид һәм ятим балалар, аларның әти-әниләре өчен шундый күркәм бәйрәмнәр оештыра икән. Килү мөмкинлеге булганнарны исә Казанга чакыралар, төрле хәйрия чараларына, театрларга, төрле мәдәни чараларга экскусияләр оештыралар. Кыскасы,  республика “Наз” хәйрия фондын гамәлгә куючы Нурания ханым аның гаиләсе, теләктәшләре  мөмкинлектән чыгып, инвалид һәм ятим балаларның күңелләрен күрергә, аларның дөньясын матур бизәкләргә күмәргә тырышалар. Әлеге хәйрия чаралары, гадәттә, Әниләр көне, Яңа ел бәйрәме, 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне, 1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне тарафыннан оештырыла икән.

Тулырак "Теләче" газетасыннан укый аласыз.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: