Теләче Информ

Кулы көчлеләр Теләчегә җыелды

Мәгълүм булганга,5-6 апрель көннәрендә "Батыр" спорткомплексында 2005-2007 елларда (кече яшьтәчеләр), 2002-2004 елларда туган (өлкән яшьтәчеләр) егетләр һәм кызлар, 2001 елда туган ир-егетләр һәм аннан өлкәнрәк яшьтәче ир-егетләр арасында шәхси эшмәкәрләр Хәким Һәдиуллин призына кул көрәше буенча район беренчелеге үтәчәк.

2005-2007 елда туган яшьләребез 5 апрель көнне көч сынашса 2002-2004 елларда туган егетләр һәм кызлар, 2001 елда туган ир-егетләр һәм аннан өлкән 6 апрель көнне ярышты. Әлеге ярышларның барышын һәм бүләкләү тантаналарын сез түбәндәге фоторепортаждан күрә аласыз.

Икенче көн дәвам иткән спортбәйрәмендә тулырак "Теләче" газетасыннан укый аласыз.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: