Теләче Информ

Кыр эшләрендә катнашачак тракторларга һәм арбаларга техник карау үткәрелә

“Игенче” ширкәтендә язгы кыр эшләрендә катнашачак тракторларга һәм арбаларга техник карау үткәргәндә механизаторларның ширкәт җитәкчелеге һәмкомиссия әгъзалары белән берлектә дус-тату гаилә булып, бергә җыелып, килер язларга зур өмет баглап, ачыктан-ачык сөйләшүе күңелдә бары соклану хисләре генә уятты.

Ширкәт механизаторларының язгы кыр эшләрен кыска срокларда һәм яхшы сыйфат белән башкарып чыгуларына ышанычлары зур. “Без техниканы урын, кемгәдер күрсәтер өчен генә түгел, зур ышаныч белән, үзебез имин эшләр өчен әзерләдек”, - диде алар бертавыштан.

Бу көнне ширкәттә техник карау вакытында язгы кыр эшләрендә катнашачак 20 тракторга һәм 9 арбага яхшы билгесе куелды. Бу хакта тулырак "Теләче" газетасыннан таныша аласыз.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: