Теләче Информ

Кышның тәүге кичендә “Йолдызлык” кабат юлда, эзләнүдә...(+Фотолар)

1 декабрь көнне, кышның тәүге, гүзәл һәм якты кичендә Олы Кибәхуҗа һәм Үзәк авыллары мәдәният йортларында “Созвездие - Йолдызлык” республика яшьләр сәнгать фестивале Генераль продюсеры, Россия Федерациясенең сәнгать өлкәсендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Туманов Дмитрий Александрович җитәкчелегендә бертөркем фестиваль лауреатлары, Гран при ияләре зур концерт программасы белән чыгыш ясап китте.

Республикабызның яшь талантларын тамашачыларга район мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Ихсанов тәкъдим итте.  Кибәхуҗалылар да, үзәклеләр дә артистларны җылы каршылады, аларның чыгышларын зур алкышларга күмде.  Алар арасында фестивальдә концертларында кечкенәдән чыгыш ясап үскән  һәм  төрле елларда лауреат исемнәре яулаган, Гран-при ияләре булып танылган Илгиз Зәкиев (җыр), Рузилә Хәеретдинова (Минзәлә), Булат Закиров  (Азнакай), Илзирә Зарипова (Кукмара), Илшат Хәмәдиев (Чаллы), Рузилә Булатова (Чирмешән),  Алексей Радионов (Лаеш), Таһир Исмәгыйлев (Арча) күрергә мөмкин иде. Үзәк мәдәният йортында исә аларга “Созвездие - Йолдызлык” сәнгать фестивале җиңүчесе, “Татар моңы” фестивале дипломанты Ранис Гатауллин белән яшь, үсеп килүче җырчы кызыбыз Чулпан Зиннәтуллиналар кушылды.

Бу хакта сез тулырак  "Теләче" газетасыннан укый аласыз.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: