Теләче Информ

Кызларыбыз булдыра

13 апрель көнне Арча районы Яңа Кенәр урта мәктәбендә II районара “Шушы яктан, шушы туфрактан без” исемле фәнни -гамәли укучылар конференциясе булып узды.

 Олы Мишә урта мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Гиниятуллина Дилә (җитәкчесе Гөлфирә Миннебаева- рус теле һәм тарих укытучысы) һәм Фатих Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта мәктәбенең 2 сыйныф укучысы Галиәхмәтова Аделина (җитәкчесе Сөмбел Камалиева -башлангыч сыйныфлар укытучысы) уңышлы чыгыш ясадылар. Бу укучыларга I дәрәҗә диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

 

Хәния Җиһәнгәрәева

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: