Теләче Информ

Махсус бүләккә ия булдылар

“Татмедиа” акционерлык җәмгыяте үзе нәшер иткән газета- журналларга язылучылар арасында ел саен бәйге үткәреп, кыйммәтле бүләкләр уйната. Әлеге бәйгедә райондашларыбыз елдан- ел теләп катнаша.

Белгәнегезчә, әлеге конкурста катнашуның бер кыенлыгы юк.”Татмедиа” нәшер иткән кимендә өч басмага язылырга һәм квитанцияләрнең күчермәсен газетта күрсәтелгән тиешле адреска җибәрергә кирәк иде. Быел бәйгедә дистәгә якын райондашыбыз катнашып, үз бәхетен сынап карады. Алар арасыннан Олы Мишә авылыннан Рузалия Газизова һәм Субаш авылыннан Мария Кузнецова “Татмедиа”ның кызыксындыру бүләгенә лаек булды. Аларны редакциябезгә чакырып, баш мөхәррир Ленар Хузин тәбрикләде.

 

Тулырак "Теләче" газетасыннан укый аласыз.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: