Теләче Информ

Наил батыр истәлегенә

8 гыйнвар көнне “Батыр” спорт комплексында республикабызның атказанган терлекчесе, татарча көрәш буенча спорт остасы Наил Хәмидуллин призына ир-егетләр арасында татарча көрәш бенча район беренчелеге булып үтте.

26 нчы тапкыр үткәрелгән ярышта 8 команда (Олы Мәтәскә, Олы Мишә,  Югары Кибәхуҗа (Максабаш), Шәтке, Иске Җөри, Теләче, Баландыш, Кече Кибәхуҗа авыл җирлекләреннән һәм Биектау, Саба, Кукмара районнарыннан) катнашты, 80 нән артык көрәшче бил алышты. Командалар беренчелегендә призлы урыннарга  Олы Мишә,  Иске Җөри, Олы Мәтәскә авыл җирлекләреннән килгән көрәшчеләр лаек булды. Яңа елның тәүге көрәш турниры турында тулырак газетабызның киләсе саныннан укый аласыз.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: