Теләче Информ

ҺӨНӘРИ БӘЙРӘМЕГЕЗ БЕЛӘН!

26 май - Россия эшмәкәрләре көне.

 Бу дата районыбыз икътисадында үз урыннарын мөстәкыйль рәвештә тапкан кешеләр бәйрәме. Эшмәкәрлек тормышыбызга елдан-ел тирәнрәк керә. Сез ха- лыкны азык-төлек товарлары, хуҗалык кирәкяраклары белән тәэмин итеп кенә калмыйсыз, җитештерүгә дә кыю алынасыз. Эшчәнлегегезне киңәйтү белән беррәттән, халыкка өстәмә эш урыннары да тәкъдим итәсез. Эшмәкәрлекнең киләчәген яңа җитештерү предприятиеләре булдыруда күрәбез. Районда булдырылган сәнәгать мәйданчыгы эшмәкәрлекне тагын да үстерүгә, халыкны эшле итүгә зур этәргеч бирә. Районда кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше өчен мөмкинлекләр бар һәм бу эшкә алынучыларга максатчан программалар ярдәмгә килә, дәүләт булышлыгы арта. Районыбызның бар- лык эшмәкәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән ихлас котлыйбыз. Бизнеста уңышлар, планлаштырылган эшләрегезнең тормышка ашуын, сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлек телибез.

Муниципаль район Советы, муниципаль район башкарма комитеты

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: