Теләче Информ

Рамазан ае - изге гамәлләр ае

Иң мөбәрәк айларның берсе - Изге Рамазан ае бара.

Әлеге уңайдан районыбыз мәчетләрендә, җәмәгать туклануы урыннарында, өйләрдә күркәм мәҗлесләр Ифтар ашлары уза. Мәслән, 23 май көнне  Рифкать Шәфыйковның шәхси предприятиесенә караган “Туган авыл” кафесына мөселман яшьләребез җыйналды. Елдагыча, ураза тотучы дин кардәшләребезне Ифтар мәҗлесенә  муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов һәм Ифтар табынының химаячылары - районыбыз эшмәкәрләре дәште.


Быелгы Рамазанда икенче тапкыр район күләмендә үткәрелүче Ифтар мәҗлесендә муниципаль район башлыгы урынбасары Айрат Фәтхуллин, ТР Президентының территорияләр белән эшләү Идарәсенең баш киңәшчесе Раил Гаффаров, “Хәләл” стандарты җитәкчесе Ирек хәзрәт Җиһаншин, районыбыз имам-мөхтәсибе,  республикабызның Төньк төбәге казые Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев, Корьән хафизлыкка укучы Госман һәм Мөхәммәтсалих шәкертләр катнашты һәм чыгыш ясады.


Ифтар мәҗлесенең ничек узуы тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укып белә аласыз.
Фәнил Гаязов фоторепортажы.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: