Теләче Информ

Салават тагын Теләчедә балалар көрәштерде

Бүген, ягъни 13 апрель көнне "Батыр" спорткомплексында Татарстан Республикасының халык артисты, Россиянең Башкортстан Республикасының атказангы артисты, Татарстан Республикасы гер спорты федерациясе Президенты, автоспорт буенча халыкара класслы спорт остасы Салават Зәки улы Фәтхетдинов призына 2003 елда туган һәм аннан кечерәк яшьтәге малайлар һәм яшүсмерләр арасында татарча көрәш буенча ачык республика турниры булып үтте.

Анда 29 командадан 315 яшь көрәшче көч сынашты. Командалар беренчелегендә Теләче,Кукмара, Авиатөзелеш һәм Балтач районнары уңышка иреште.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты каршындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм күрсәтү фондының башкарма директоры Нурия Миңнәхмәт кызы Һәшимова, Татарстан Республикасы көрәш федерациясе башкарма директоры Равил Гарифулла улы Хәйруллин катнашты.

 Ярышларны тантаналы шартларда муниципаль район башлыгы Илдус Фатих улы Зарипов ачык җибәрде. Шәхси беренчелектә җиңү яулаган яшь көрәшчеләрне һәм командаларны ук һәм районыбыз кунаклары тәбрикләде. Ярышларның барышы һәм бүләкләү  тантанасы турында "Теләче" газетасыннан укый белә аласыз. 

Танылган җырчы Салават призына ул райныбызда дүртенче тапкыр үткәрелде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: