Теләче Информ

Сәгыйть тагын балалар көрәштерде

“Батыр” спорт комплексында Теләче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тарафыннан татарча көрәш буенча РСФСРның спорт остасы, республикабызның атказанган фермеры фермер Сәгыйть Шәрифулла улы Гыйниятуллин паризына 2003 елда туган һәм аннан кечерәк яшьтәге яшүсмерләр арасында татарча көрәш буенча район беренчелеге үткәрелде.

Бу юлы яшь көрәшчеләребез 25, 28, 32, 36, 40, 43, 46, 50, 55, 60, 65, 70 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында һәм 70 килограммнан югары үлчәүдә бил алышты.
Ярышларны ачу тантансында муниципаль район башлыгы Айрат Фәтхуллин,  ДОСААФның республика идарәсе җитәкчесе Дамир Диниуллов, әлеге ведомствоның район оешмасы җитәкчесе Рәис Нуртдинов, “Ак Барс банкы”ның Теләчәдәге остәмә офисы директоры, татарча көрәш буенча спорт остасы Фидәил Мортазин һәм ярышларның сәбәпчесе Сәгыйть Гыйниятуллин  катнашты һәм яшь батырларыбыз алдында  чыгыш ясадылар.
Егерме җиденче тапкыр үткәрелгән әлеге ярышта командалар беренчелегендә беренче урынны Теләче урта мәктәбе командасы чыкты. Икенче һәм өченче урыннарны Баландыш төп мәктәбе белән Олы Мәтәскә урта мәктәбе командалары яулады. Дүртенче урында Олы Нырсы урта мәктәбе укучылары. Ярышның барышы һәм аның җиңүчеләре турында тулырак “Теләче” газетасыннан укып белә аласыз.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: