Теләче Информ

"Шатлык" балалар бакчасына йөрүчеләр китап белән дуслашты

  Ата-аналар белән бердәм эшчәнлекне оештыру  балалар бакчасы эшенең төп юнәлешләреннән берсе . ФГОС кагыйдәләрендә дә гаилә тәрбиясенең роле ассызыклана, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре белән ата-аналар арасында бәйләнеш төп принцибы булып тора.

Гаилә белән тату хезмәттәшлек,  ата-аналар арасында педагогик пропаганда алып бару – бүгенге көннең бик мөһим ихтыяҗы. Теләченең 3нче номерлы балалар бакчасында һәр бер төркемдә Гаилә көне уңаеннан төрле чаралар: “Минем гаиләм”, “Гаилә учагында”,”Гаилә шәҗәрәсе”, “Дус гаилә”, “Гаилә традицияләре” һәм башкалар оештырылды. Бу көнне безнең балалар бакчасында "Книга на завтрак" дип исемләнгән акция узды. Әти-әниләр белән бергә балалар яңа китапларны сайлап алдылар һәм өйдә укырга теләкләрен белдерделәр. Тормышыбыз матур, илебез тыныч, гаиләләребез имин , балаларыбыз бәхетле булсыннар!

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: