Теләче Информ

Шәфкатьлелек кешене бизи

Физик мөмкинлекләре чикле балаларның саны районыбызда 80гә җитә. Аларның олы йөрәгенә, сабырлыгына сокланмый мөмкин түгел. Алай гына да түгел, әлеге егет –кызлар арасында кул эшләренә осталар, җыр –биюне үз итүчеләр дә аз түгел. Декада кысаларында Үзәк мәдәният йортында район мәгариф бүлеге “Йөрәктән –йөрәккә” дип исемләнгән чара уздырды.

Бәйрәмгә балалар чакырулы иде. Бу көнне аларның кул эшләреннән торган күргәзмә дә эшләде. Балалар бар тырышлыкларын, хыялларын җиккән. Мәдәният йортының фойесында эшмәкәр Фәнис Салихов сабыйларны попкорн һәм татлы мамык белән сыйлады.
Кичә барышда балаларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләлэр буенча урынбасары Азат Нурмөхәммәтов һәм район мәгариф бүлеге җитәкчесе Наталья Карпова сәламләде. “Балалар, иң беренче чиратта, сезнең әти –әниләрегезгә рәхмәт җиткерәсе килә. Бу сезнең уртак тырышлык. Күргәзмәгә сокланмый карау мөмкин түгел. Сезгә сабырлык, яңа үрләр, уңышлар телибез”, -диде алар. Һәм район җитәкчеләре “ Төрле төстәге дөнья” , “ГТО -балалар күзлегеннән ” дип исемләнгән бәйгедә җиңүчеләргә истәлек бүләкләре тапшырды.

Бу хакта тулырак "Теләче" газетасыннан таныша аласыз.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: